Яшел Үзән шәһәренең чаңгы-роллерлар буенча ачык беренчелеге

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

22 август көнне Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы-роллерлар буенча Яшел Үзән шәһәренең ачык беренчелеге булып узды. Ярышлар "Маяк" спорт комплексы трассасында узды. Быел ярышларда 200 дән артык спортчы катнашты. 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында чаңгы-роллерлар буенча Ачык беренчелектә Саба районы вәкиле-Галимҗанов Ришат җиңүче булды. Ул 6 км дистанциядә 1 урын алды. Ришат һәм аның тренеры Миңнегуловны җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International