24 август көнне "Ямьле Саба" проекты кысаларында Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар белән "Ишан эзләреннән" дип исемләнгән туристик сәяхәт оештырылды. Китапханәче башта аның турында риваятьләргә нигезләнгән Ишан хәзрәт нигезе турында кыскача мәгълүмат бирде. Аннары "Мулла күл" күленә юнәлдек. Чишмәнең тәмле суын татып карагач, балалар Ишан капкасы янына җыелдылар.Соңыннан балалар уйнадылар һәм күңел ачтылар.