«Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

21 август көнне Бигәнәй мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре РФ Дәүләт флагы көненә багышланган «Россиянең бөек символлары» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чараның максаты-балаларда илнең дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәт, патриотик хисләр, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү. Китапханәче илебезнең дәүләт символлары тарихы, Россия триколорының һәр төсенең әһәмияте һәм әлеге символларның һәр россияле тормышында әһәмияте турында сөйләде. Яшь китап укучылар  әлеге чарага  багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балалар Россия Федерациясе Гимнын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International