"Көндәлек тормышта цифрлы карарларны куллануга карата мөнәсәбәт турында» социологик тикшеренү үткәрү

2021 елның 24 августы, сишәмбе

    Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 23-27 август көннәрендә «көндәлек тормышта цифрлы карарларны куллануга карата мөнәсәбәт турында»социологик тикшеренүләр үткәрү турында хәбәр итә.

    Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының көндәлек тормышта цифрлы карарлардан файдалануга мөнәсәбәтен өйрәнү, шулай ук товар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процессында, шәхси бюджетны планлаштыруда нинди ярдәм итә алулары турында үткәрелә.

    Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, тиешле рубрикада «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла.

    Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаментының мәгълүмати-аналитик бүлеге белән элемтәгә керү өчен: әйдәп баручы киңәшче Шакирова Алинә Әнәс кызы, 2 категорияле белгеч Емельянова Ангелина Олег кызы, тел.292-08-87, 222-88-16 (өстәмә 307).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International