Физкультурник көне

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

14 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә физкультурачылар көненә багышланган "Без күңелле спортчылар" дип исемләнгән спорт сәгате үткәрделәр. Һәр кеше өчен дә иң  зур байлык ул – сәламәтлек. 

    Программа шактый бай эчтәлекле булды. Командаларга бүленеп балалар  туплар, боҗралар, скакалкалар белән спорт уеннарында үз көчләрен сыный алдылар.  

   Бу көнне балалар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алдылар. Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International