Түбән Симет авылы халкының күптәнге хыялы тормышка ашты – һәр өйдә саф чишмә суын эчә башладылар . 2020 елда , Түбән Симет авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасы , чишмә суын тоташтыру өчен смета төзүгә тотылды, ә калган эшләр район һәм Республика аша бирелгән акчага эшләнде.
Түбән Симет авылы халкы исеменнән Республика һәм район җитәкчелегенә, "Саба күптармаклы коммуналь җитештерү предприятиесе"нә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.