2021 елның 14 августында "Олимп" стадионында физкультурачылар көненә багышланган ярышлар узды. Ярышлар башланыр алдыннан физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Тантанада мәртәбәле кунаклар катнашты: Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Рашат улы Ишниязов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Рамазан улы Гарипов, Токиода стендка ату буенча 32 нче Олимпия уеннарында катнашкан Батыршина Зилә Радик кызы катнашты.
Зилә «халыкара класслы Россиянең спорт мастеры»күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Шулай ук Саба районы башлыгының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты, «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен" мактау билгесе, «Татарстан Республикасы Физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләү булды.
Аннан аркан тарту, аркан тартышу, аркан тартышу, армспорт, ату, йөгерү, гер күтәрү, отжимание, футбол, пляж волейболы буенча ярышлар узды.