Тарихи культпоход

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә, Эзмә авылы кырларында балалар өчен культпоход оештырдылар. Барунын максаты - балаларны ата-бабаларының тарихы белән таныштыру. Тарих укытучысы Наилә Мансуровна балаларга иске кабернең тарихын сөйләде. Саба районы авылларының нигезен урман һәм елга буйларында урнашкан борынгы бабаларыбыз салган. 1332 елда иске зиратта һәм Эзмә авылы урынында сакланып калган бик борынгы кабер плитәсе моңа дәлил булып тора. Бу кабер Хосәен исеменә куелган. Балалар бу тарих турында кызыксынып тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International