Балачактан таныш язучы

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Балалар  өчен табигатькә, кошлар – хайваннарга багышланган матур хикәяләр иҗат иткән рус балалар язучысы, рәссам Евгений Чарушинның 2021 елда 120 еллык юбилее билгеләп үтелә. Шул уңайайдан «Писатель знакомый с детства» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясенә кушылып Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе «Умырзая» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә танып – белү сәгате уздырды. «Добрый мир зверей и птиц Чарушина» дип исемләнгән әлеге чарада балалр язучы, аның әсәрләре белән таныштылар. Әсәрләрнең геройлары- кошлар,җәнлекләр турында бай мәгълүмат тупладылар, табышмакларга җаваплар эзләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International