Веселимся мы, играем и нисколько не скучаем

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Күңел ачабыз, уйныйбыз, бер дә тик тормыйбыз" дип исемләнгән чара оештырдылар. Балалар "Атлантида" һәм "Сәяхәтчеләр" командаларына тупланып,​ ерак джунглиларда "Югалган дөнья" га,​ мавыктыргыч сәяхәткә кузгалдылар. Финишка бару юлында аларга төрле сынаулар аша үтәргә туры килде: бармак эзләрен табарга, пластилин гына кулланып динозавр рәсемен буярга,​ "Югалган дөнья"​ картасын ясарга. Балалар китаплар ярдәмендә сүзләрне шифрларга өйрәнделәр һәм үзара алмашып,​ бер-берсенең яшерелгән сүзләрен укыдылар. Катнашучылар аеруча "Берни дә күрмим, берни дә ишетмим" дигән уенны яраттылар, алар кабат- кабат яңа сүзләр әйтүне сорадылар. Чара ахырында балалар кул астындагы әйберләрне кулланып "Шау-шулы оркестр" оештырдылар. Биремнәрне үтәү өчен командаларга фантазия, эрудиция, фикерләү тизлеген һәм​ иҗади сәләтләрен күрсәтергә туры килде. Күңел ачу күмәк биюләр белән дәвам итте, катнашучы командалар мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән лаеклы бүләкләрен дә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International