Выпуск стенгазеты «Чемпион, улыбнись и на старт становись!»

2021 елның 13 августы, җомга

12 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгечләре С.М.Фәтхуллина һәм Г.М.Әхмәтшина «Теремок» балалар бакчасында физкультурачылар көненә багышланган «Чемпион, улыбнись и на старт становись!» дип исемләнгән чара уздырдылар. Физкультура балаларны һәм өлкәннәрне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтә, чөнки спорт балалар һәм өлкәннәр тормышында мәҗбүри өлеш булып тора. Чара башында физкультураның кеше тормышындагы роле һәм көндәлек иртәнге зарядканың мөһимлеге турында сөйләштеләр. Шуннан соң дәртле музыкага кушылып күңелле разминка ясадылар. Разминкадан соң балаларга үз стенгазетасын булдырырга тәкъдим ителде. Балалар бизәүгә бик җитди карадылар. Бу кызыклы эшнең төп бурычы матур газета булдыру гына түгел, ә физик культура белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлау да иде. Эш барышында балалар үзара сөйләшеп нәрсә ясарга, нәрсә ябыштырырга икәнлеген сайладылар. Барлык балалар да актив катнаштылар. Чара күңелле, дустанә атмосферада үтте. Чара ахырында балалар матур стена газетасын физкультура укытучысына бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International