Кичә Саба муниципаль районының пляж волейболы буенча ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында Чемпионат тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рахимзянович, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Гарипов Ирек Рамазанович катнашты.
Нәтиҗә:
Ирләр командалары арасында:
1 урын-Сабагаз 1
2 урын-Яшьлек
3 урын-Тимершык
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын-Яшьлек
2 урын-Саба-Арена
3 урын-Тимершык
Командаларга грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Котлыйбыз!