Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк

2021 елның 10 августы, сишәмбе

«10» август көнне Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләрне кунакка чакырдылар. Балалар һәм яшүсмерләр белән «Янгынны сүндерүгә караганда кисәтү җиңелрәк» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Янгыннарның төп сәбәбе-ут белән файдаланганда кешеләрнең битарафлыгы: тәмәке тарту, янган шырпы, учаклар яндыру. Янгын сүндерүчеләр балаларга янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм янгын чыккан очракта булган гамәлләр турында сөйләделәр. Балаларга шырпы, электр приборлары белән уйнарга ярамавын аңлаттылар. Мәсәлән, кечкенә генә сүндерелмәгән учак аркасында урман яна ала. Урман янгыннары урман массивларының зур мәйданнарын юкка чыгарырга момкин. Алар урманда  яши торган күп кенә хайваннарны юк итә ала. Очрашу барысына да бик ошады, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белешмәлекләр тапшырылды. Бигрәк тә янгын сүндерү машинасы балаларда зур кызыксыну уятты, аларга янгын сүндергәндә кулланыла торган барлык җайланмалар кызыксындырды. Саубуллашканда балалар янгын сүндерүчеләргә кызыклы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International