Лесхоз бистәсендәге дендро бакчага сәяхәт

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

6 август көнне Лесхоз авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга Лесхоз бистәсендә урнашкан дендро бакчага сәяхәт оештырдылар. Безнең дендро бакча үзенең матурлыгы белән әйләнә-тирәдә дан тота. Аны карарга күрше районнардан да киләләр хәтта. Җәйнең иң матур, яшеллек, гөл-чәчәккә күмелеп утырган чорында дендро бакча аеруча гүзәл. Иң беренче итеп балалар белән оранжереяга кердек. Анда үзеңне җылы якта кебек хис итәсең. Банан агачлары, балыклар, кактуслар һәм башка төрле агач-куаклар күз явын алырлык. Аннары “Ябалакта кунакка” киттек. Анда безне әкият геройлары тулы йортлар, кызыклы күренешләр каршы алды. Һәрбер композиция, кәсеп йортлары бик матур, күркәм итеп ясалган. Шуннан соң альпинарийдагы, дендро бакчадагы чәчәкләр, агачларны карап хозурландык. Шулай итеп, табигатькә сокланып, рухи азык туплап, күңел белән ял итеп кайттык. Балаларга да, безгә дә бу сәяхәт бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International