«Наше время – Безнең заман»

2021 елның 7 августы, шимбә

    Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган IX «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.

    Фестивальдә катнашу бушлай, катнашучылардан оештыру взносы алынмый. Быел фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган.

    Учреждениеләр һәм предприятиеләр, милек формасына карамастан, фестивальдә катнашу өчен, билгеле бер номинацияләрдә номерлар күрсәтеп, команда яки аерым башкаручылар җибәрә алалар. Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала.

    Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары кубоклар, медальләр, дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә.

    Телевизион фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15.11.20021 «Пирамида " мәдәни-күңел ачу комплексында узачак йомгаклау гала-концертта Гран-при иясе командага Татарстан Республикасы Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия, «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе - 300 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International