Иске Икшермә авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

    2021 елның 4 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Саба муниципаль районы Иске Икшермә авылында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров гражданнарны күчмә кабул итте. Кабул итүдә авыл халкы сыйфатсыз товарлар сатып алганда килеп чыккан төрле хәлләр турында фикер алышуда актив катнаштылар, намуссыз сатучы белән низагта үзеңне һәм үз хокукларын ничек якларга мөмкин булуы белән кызыксындылар. Сорауларның төп өлеше электроникага кагыла иде, чөнки электрон техника товарларының күп кенә категорияләре катлаулы товарлар өлкәсенә эләгә, бу аларны алыштыру һәм кире кайтару фактын катлауландыра. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәгълүмат булган буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана»газетасы тапшырылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International