«Сәламәтлек дуслары» спорт бәйрәме

2021 елның 3 августы, сишәмбе

31 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты мөдире балалар өчен Халыкара дуслык көненә багышланган «Сәламәтлек дуслары» дип исемләнгән спорт бәйрәме үткәрде. Спорт мәйданчыгы балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. Балаларга ике командага бүлешергә һәм исем уйлап табарга тәкъдим ителде. Бу биремне алар «бик яхшы»га үтәделәр һәм җәйге исемнәрдән торган «Солнышко» һәм «Ветерок» командалары барлыкка килде. Бу командалар спорт эстафеталарында көч сынашты. Балалар көчләреннән килгәнчә тырыштылар. Һәркем үзенең командасының җиңүен теләде. Эстафета дәвамында командаларда көндәшлек рухы хакимлек итте. Балалар уен кагыйдәләрен игътибар белән тыңлауның ничек мөһим икәнлеген аңладылар. Һәр команда үз уенчылары өчен җан атты, исемнәрен кычкырып, куллар болгадылар. Ике команда да бике нвык тырышканлыктан, дуслык җиңде дигән карар кабул ителде. Балалар татлы бүләкләр алдылар, аларның канәгатьлектән елмайган йөзләрен күрү бик рәхәт булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International