2021 елның 1 сентябрендә Байлар Сабасында "Олимп" стадионында татар эстрадасы йолдызлары белән футбол турниры узды. Турнирда 4 команда: татар эстрадасы йолдызлары, Саба муниципаль районы администрациясе, Саба Яшьләре, Теләче районы командасы катнашты.
Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы катнашты.
Турнир нәтиҗәләре буенча иң яхшы уенчылар билгеләнде:
"Иң яхшы капкачы" - Гыйбадуллин Алмаз (татар эстрадасы йолдызлары);
"Иң яхшы сакчы" - Хабибрахманов Рөстәм (Теләче);
"Иң яхшы һөҗүмче" - Осипов Илдар (Саба Яшьләре);
Турнир MVP - Разаков Данияр (Администрация);
Иң пафос уенчы-Дмитриев Игорь (татар эстрадасы йолдызлары).
Турнир призерлары:
1 урын-Администрация командасы.
2 урын-Теләче командасы;
3 урын-Саба яшьләре командасы.
Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары, медальләр, акчалата призлар һәм кубоклар белән бүләкләнде.
Турнирда җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!