Татар эстрадасы артистларыннан ГТО нормативлары кабул ителде.

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

1 август көнне Байлар Сабасында татар эстрадасы артистлары ГТО нормативларын үтәделәр. Алга авышу, урыннан озынлыкка сикерү, биек арканга күтәрелү, аркада яткан гәудә күтәрү һәм 700 гр спорт снаряды ыргыту кебек төрләр кабул ителде. Алар бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. Үз чиратында, Саба районы буенча тест уздыру үзәге исеменнән барлык катнашучыларга да ГТО нормаларын үтәүдә катнашканнары һәм аны үстерүләре өчен рәхмәт белдерәсебез килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International