Жырлы-моңлы балачак

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында «Жырлы-моңлы балачак» исеме астында балалар концерты булып утте. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды. Концертта Эзмә авылы балалары һәм яшүсмерләре, каникулга килгән балалар бик теләп катнаштылар. Балалар һәр чыгышка зур кызыксыну белән әзерләнделәр. Концертка әзерлек барышында яңа талантлар ачылды. Концерт программасында татар һәм рус җырлары һәм биюләре, шулай ук күңелле шигырьләр яңгырады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте. Бу концерт балаларнын җәйге каникулларны тагын да ямьләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International