1 август көнне "Ямьле Саба" яр буенда "Йолдызлы Тамаша"концерты булды. Сәхнәдә ачык мәйданчыкта татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Тамашачылар һәр номерны алкышларга күмделәр, дәртле җырлар астында биеделәр. Ачык һавадагы чара атмосферасы Байлар Сабасыннан гына түгел, ерак районнардан да, авыллардан да тамашачыларны җыйды, концертка килгән эстрада сөючеләр, артистларны яратучылар рәхәтләнеп ял итте. Балалар батутларда, аттракционнарда уйнап күңел ачтылар. Татлы мамык, попкорн белән сыйландылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.