2020 елгы Олимпия уеннарында катнашкан Зилә Батыршинаны каршы алу

2021 елның 30 июле, җомга

  Кичә башкала аэропортында Токиода узган Олимпиадада чыгыш ясаган спортчы Зилә Батыршинаны тантаналы рәвештә каршы алдылар. Тантанада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Шәйхетдинов Хәлил Хәмит улы, Татарстан Республикасы  Спорт министрлыгының Спорт әзерлеге үзәге директоры Смолкин Михаил Владимирович, Татарстан Республикасының пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Демин Сергей Константинович, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Гарипов Ирек Рамазан улы, Зилә тренеры Алексеев Юрий Владимирович, “Сабантуй” спорт мәктәбе хезмәткәрләре, туганнары һәм дуслары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International