Кичә, 2021 нче елның 29 нчы июлендә, Шәмәрдән авылында 2021 нче ел сезонында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы Чемпионатының зона уеннары тәмамланды. Бүләкләү тантанасында Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гараев А. Н. һәм "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
ирләр командалары арасында:
1 урын - Шәмәрдән;
2 урын - Курсабаш авыл җирлеге;
3 урын - Тимершык авыл җирлеге.
Хатын-кызлар командалары арасында:
1 урын - Яшьлек;
2 урын - ШЛПУМГ;
3 урын -Тимершык авыл җирлеге.
Командаларга район этабында уңышлар телибез!