"Җырлы-моңлы балачак"

2021 елның 25 июле, якшәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре "Җырлы-моңлы балачак"дигән урам концерты үткәрделәр. Концертта авыл мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар һәм каникулга килгән балалар бик теләп чыгыш ясадылар. Туган телгә, туган якка һәм, әлбәттә инде, балачак һәм җәй турында җырлар, шигырьләр башкарылды. Балалар тамашачыларга төрле биюләр күрсәттеләр . Шулай ук Удмуртиянең "Шундыос"балалар фольклор коллективы чыгыш ясады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Концерт һәркем өчен чын бәйрәм булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International