Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Явлаштау һәм Мишәбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да, күнелле бездә"дип исемләнгән концерт үткәрделәр. Җырлар, биюләр һәм шигырьләр башкарылды. "Биш парлы", "Урындыклы"," Парашу"кебек милли уеннар уйнадылар. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды.