Шахмат - бик кызыклы уен

2021 елның 24 июле, шимбә

Шахмат - бик кызыклы уен, ул бер үк вакытта спорт та, мавыгу да, акыл сәләтен дэ яхшы устерэ. Эзмә авыл җирлегенең Эзмә мәдәният йортында балалар белән шахмат көне уңаеннан шахмат турниры булып узды. Ярыш башында балалар шахмат турнирының тарихы, әлеге уеннын кагыйдәләре белән таныштылар. Аннары алар уенга бик теләп кушылдылар. Бу уен логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә, төгәл исәп-хисап алып бару, яссылыкка ориентлашу күнекмәләрен булдыра, балаларны үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен истә калдырырга һәм күрергә өйрәтә. Уен ахырында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International