"Кадерле булэк"

2021 елның 23 июле, җомга

Кызыллы мәдәният йорты һәм Иске Мичән, Яңа Мичән авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре керәшен мәдәният йорты янында "Кадерле буләк"дигән урам концерты үткәрделәр. Концертта авыл мәдәният йорты һәм мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар һәм яшүсмерләр, каникулларга килгән балалар бик теләп чыгыш ясадылар. Җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Концерт чын бәйрәм булды. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International