Иң яхшы бәйрәм-Балачак "балалар һәм яшүсмерләр белән концерт программасы"

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Югары Шытсу мәдәният йорты һәм Елыш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Шытсу мәдәният йорты мәйданчыгында "Иң шәп бәйрәм - балачак"дигән урам концерты үткәрделәр. Концертта авыл мәдәният йорты һәм мәдәният йорты каршындагы клуб формированиеләренә йөрүче балалар һәм яшүсмерләр, каникулларга килгән балалар бик теләп чыгыш ясадылар. Җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды. Шулай ук халык музыка уен коралларында татар халык көйләрен "Дубай"ансамбле дә уйнады. Һәр чыгышны тамашачылар бик җылы каршы алды. Концерт чын бәйрәм булды. Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International