“Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасында урып-җыю эшләре

2021 елның 17 июле, шимбә

Бу көннәрдә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы игенчеләре урып-җыю эшләренә керештелә. Килдебәк бригадасында бөртеклеләр мәйданы 1333 гектарны тәшкил итә. Бүгенгесе көнгә механизаторлар Илнар Нуриәхмәтов, Илнар Ибатуллин, Илсур Галиев ПАЛЕССЕ GS12 комбайннарында, ә Фирдүс Гимадиев, Рөстәм Җәләлетдинов КамАЗ машиналарында, бердәм көч белән, 100 гектар мәйданда борчак һәм 80 гектар мәйданда көзге бодайны  җыйнап алдылар. Һәр гектардан уртача уңыш 8-10 цетнирны тәшкил итә. Игенчелек өчен бик унайлы булмаган шартларда механизаторлар каршында булган уңышны югалтуларсыз һәм тиз арада җыйнап алу бурычы тора.

Авыл хезмәтчәннәренә уңай һава торышы һәм уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International