Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Без сине данлыйбыз, туган телебез"дигән музыкаль сәгать үткәрделәр. Балалар тел турында викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан "Түгәрәк уен" журналларын карадылар, анда якташыбыз - композитор, фольклорчы М.Нигъмәтҗанов, борынгы "дәф" музыкаль инструменты белән таныштылар, дэфта җырларга, биюләргә ритмик озата баруларын белделәр. Соңыннан балалар курайда "Туган тел" җырын башкардылар, бу җырны татар һәм рус телләрендә башкардылар. Шулай ук Туган тел турында башка җырлар да башкардылар.