Балыкчылар көне

2021 елның 16 июле, җомга

Җәйге чорның иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе- балыкчылар көне. Шул уңайдан 13 июль көнне  Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән плотинага сәяхәт оештырдылар. Китапханәче балык тоту белән мавыгучы балаларны бәйрәм белән котлады һәм «Балыкчылар көне»нең 1980 нче елдан июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүе турында сөйләде. Башта балалар “Балык тот” ​ викторинасында катнаштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара плотинада балык тоту белән дәвам итте. Барлык балыкчыларга да балык тоту бәхете тәтемәде. Иң тәҗрибәле һәм уңышлы балыкчы булып Заринә Шакирҗанова танылды. Балаларга әлеге сәяхәт бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International