8 июль көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә-бәхет утравы»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Чара башында Югары Симет авыл җирлеге башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Аннан күңел ачу бәйгеләре-уеннар башланды. Анда җиде команда катнашты, алар зирәклектә, җитезлектә һәм артистлыкта көч сынашты. Катнашучылар төрле конкурсларда актив катнаштылар, яраткан әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә тамашачылар өчен викториналар һәм табышмаклар әзерләнгән иде. Кичә үзешчәннәрнең концерт номерлары белән үрелеп барды. Катнашкан командаларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.