Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хикәя ярдәмендә «Вакытлар артында исемнәр, исемнәр артында тарих " дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар Петр I тормышы, аның шәҗәрәсе турында белделәр, шәхси тормышы, биографиясе, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Петр Алексеевич Россия үсеше өчен, Россия алдынгы европа иле булсын өчен күп эшләде. Ә Петр үзе горурлана торган иң төп эшләр-Россия флотын булдыру һәм Санкт-Петербург шәһәрен төзүе. Бөек Петрның күп хезмәтләре өчен рус халкы төрле шәһәрләрдә күп һәйкәлләр куйды. Санкт-Петербургта танылган һәйкәл урнашкан, анда Петр атта тора, гаять зур ташта. Балалар белән документаль материаллар карадык, кызыклы сораулар бирделәр, шулай ук «Петр I» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.