8 нче июль көнне Дәүләт техник күзәтүенең Саба районындагы бүлек җитәкчесе И.Н. Ибрагимов Килдебәк авыл җирлегендәге шәһси тракторларга һәм прицепларга техник күзәтү үткәрде. Техник күзәтү тәмамлангач, белгеч трактор хуҗаларына техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртеп үтте.