90 яшьлек юбиляр

2021 елның 11 июле, якшәмбе

3 июльдә Туктар авылында яшәүче Ганиева Дөрлиҗиһан Фәттах кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дөрлиҗиһан Фәттах кызын юбилее белән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы җитәкчесе Х.Я. Касыймов һәм Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин котладылар. Алар Җиһания әбигә нык сәламәтлек, балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук, Җиһания әбигә илебез президенты В.В. Путинның котлау телеграммасы һәм район җитәкчелеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләр дә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International