5нче июль көнне Байлар Сабасында машина йөрту осталыгын билгели торган «Автоледи 2021» конкурсы булып узды. Әлеге чара ел саен машина йөртүчеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен һәм автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен ныгыту, шулай ук аларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.Ел саен Саба муниципаль Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре бу конкурста актив катнашалар һэм призлы урыннарга лаек булалар. Быел узенең осталыкларын Давлетшина Рузалия Мулланур кызы һэм Саматова Гулия Равил кызы курсәттеләр.Алар 2нче хэм 3нче урынлы дипломнар һэм истэлекле буләкләргэ ия булдылар.
Эшлэрендэ безнен хезмэткэрлэр югары профессиональлек курсэтэ, җитәкчелек тарафыннан йөкләнгән биремнәрне тогэл хэм вакытында үтиләр. Эштә генә түгел, спортта да алар уңышка ирешәләр. Давлетшина Р.М. Саба муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең волейбол буенча җыелма командасында уйный. Саматова Г. Р. - волейбол буенча ФБП командасының аерылгысыз өлеше, бик телэп чаңгы шуа һәм ярышларда катнаша.
Без хезмәттәшләребез белән горурланабыз һәм яңа җиңүләр телибез!