«Бөек кенәз Александр Яраславич Невскийның тормышы һәм эшчәнлеге» исеме астында мәгълүмат сәгате

2021 елның 3 июле, шимбә

25 июнь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Бөек кенәз Александр Яраславич Невскийның тормышы һәм эшчәнлеге» исеме астында  яшьләр белән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Яшьләр Геройның биографиясе белән таныштылар, танылган полководец Александр Невскийның тарихи көрәшләре турында белделәр. Ул үз халкын саклап, дошман белән кыю көрәшкән батыр. Александр Невский исеме белән урамнар, мәйданнар, монастырьлар аталган. Бөек Ватан сугышы вакытында, 1942 елда, Александр Невский ордены булдырыла. Орден белән Совет Армиясе офицерларын һәм генералларын шәхси батырлык һәм каһарманлык, оста итеп үткәрелгән хәрби операцияләр, югары патриотизм өчен бүләкләгәннәр.

   Аннан соң, борынгы рус тарихы буенча белемнәрен тикшердек һәм катнашучылар сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International