Яшьләр көне – яшь буын бэйрэме генэ тугел,ә һәркайсыбызныкы да. Чөнки барыбыз да куңелдә үзебезне яшь, сәламәт һәм оптимист итеп хис итәбез. Бу бәйрәм безнең районда да ел саен күңелле һәм актив уза.
26нчы июль көнне “Олимп” стадионы территориясендә “Яшьләр көне” уңаеннан спорт чаралары уткәрелде.Бәйрәм бер сулышта узды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре ярышларда актив катнаштылар. Хатын-кызлар арасында үткәрелгән маст-рестлингта Сафин Адилә 2 урынны яулады, пневматик винтовкадан атуда Исмагилова Айгөл 3 урынны алды. Шулай ук хатын-кызлар арасында аркан тартышу буенча ярышларда (командалы 1 һәм 2 урыннар), пляж волейболы, отжимание, гер кутэру ярышларында актив катнаштылар. Без хезмәткәрләр белән горурланабыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!