«Әллүки»дә тәҗрибә һәм экспериментлар көне

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

   «Әллүки» балалар бакчасында җәй көне бик күп кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар уза. Бүген көн экспериментлауга багышланган иде, аның максаты-балаларны суның кайбер үзенчәлекләре белән таныштыру, кул астындагы предметларны кулланып, катлаулы булмаган тәҗрибәләр үткәрергә өйрәтү.

    Экспериментлау барышында балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын канәгатьләндерү мөмкинлеге һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар: Ни өчен? Нигә? Ничек? Нәрсә булыр, әгәр...?, балалар үзләрен галимнәр, тикшеренүчеләр, беренче ачучылар итеп тоя алдылар.  Педагоглар үз эшчәнлекләрендә танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыкны, предметлар, материаллар, табигать объектлары белән тикшеренүләргә һәм экспериментларга омтылышны үстерделәр. Оештырылган уртак эшчәнлек балаларга өйрәнелә торган объектлар турында мәгълүмат табарга, ә педагогларга - укыту процессын балаларның табигый кызыксынучанлыгын тагын да нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International