Зилә Батыршина-дөнья Кубогы җиңүчесе!

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

      "Сабантуй" спорт мәктәбе спортчысы Зилә Батыршина Хорватиядә узган түгәрәк стендта дөнья Кубогы җиңүчесе булды һәм үзенә Токиода узачак Олимпия уеннарына юллама алды. Зилә квалификациядә мөмкин булган 125 мишеньнең 117сенә тидереп, финалда Чили кызы Франциски Кроветто Чадидны (56-53) отты.

       Ә 26 июнь көнне Зилә команда турнирында дөнья Кубогының икенче алтынын яулады. Ул Россия хатын-кызлар җыелма командасы составында Наталья Виноградова һәм Надежда Коновалова белән бергә «скит» күнегүендә чыгыш ясады.  көрәштә россиялеләр Италия командасына мөмкинчелк  калдырмады.

     Осиектагы дөнья кубогы Токио-2020 Олимпия уеннары алдыннан Халыкара ату спорты федерациясенең соңгы старты булып тора. Анда дөньяның 61 иленнән 600дән артык спортчы катнаша.

Зиләне һәм тренеры Алексеев Юрий Владимировичны яхшы нәтиҗә һәм җиңү белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International