Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Татарстан Республикасы районнары һәм ГТО үзәк вәкилләре белән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ГТО чараларын гамәлгә ашыру темасына эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмә барышында шулай ук ГТО комплексын үстерү һәм популярлаштыру перспективалары турында фикер алыштылар һәм нәтиҗәләр ясалды.
Традиция буенча, киңәшмәне ГТОның кышкы фестивалендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү белән төгәлләделәр, анда Саба муниципаль районы командасы 1 нче урынны алды.