23 июнь иртәнге 4.00 сәгатьтә Югары Симет авыл җирлегендә Хәтер һәм Кайгы көненә багышланган митинг үтте. Бу иртәдә фашистларның явызларча һөҗүмен, илебез солдатларының һәм совет кешеләренең батырлыгы янәдән беркат хәтерләрдә яңартылды. Бөек Ватан сугышы корбаннары бер минут тынлык белән искә алынды.