Килдебәк авыл җирлегендә хәтер һәм матәм көне

2021 елның 22 июне, сишәмбе

  Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 22 июнь-илебез азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган геройларны искә алу көне.

  22 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар белән  "Халык хәтерендә мәңге" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга Бөек Ватан сугышы башлануның беренче сәгатьләре, безнең халыкның немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә нинди югалтулар кичергәне турында сөйләде. Чара ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International