16 нчы июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында "Без алкоголь һәм наркотикларга каршы!" дигән исем астында әнгәмә -сөйләшу уткәрелде. Монда яшәучеләргә дөрес яшәү рәвешен алып баруның файдасы турында гына түгел, ә наркотик, алкоголь һәм тәмәке тартуның зыяны турында да сөйләнелде. Әнгәмәне тематик сораулар һәм җаваплар ярдәмендә шәфкать туташы Хасбиева Гөлназ үткәрде.
Әнгәмәнен төп максаты- зарарлы гадәтләрдән башка сәламәтлекне ничек саклап калу һәм ныгыту турында күз аллауны формалаштыру