Килдебәк авыл җирлегендә Сабан туе

2021 елның 16 июне, чәршәмбе

13  июнь көнне  Килдебәк авыл җирлегенең иң матур җирендә – су буенда, халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелде.  Бәйрәмгә килгән авыл халкының һәм кунакларның күңеле шат иде. Сабантуй төрледән-төрле милли һәм спорт уеннары, җырлар-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән халык әлеге бәйгеләрдә теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Сабантуй көрәш мәйданында абсолют батырны билгеләү белән тәмамланды. Абсолют батыр исеменә, кискен көрәштән сон, Әхмәтҗанов Алмаз Мәгъсүм улы  лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International