«Көйне таны»

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Көйне таны " дип аталган музыкаль кичә үткәрделәр. Җырларга һәм күңел ачарга барысы да яраталар, чөнки музыка – кешенең уңай эмоцияләре чыганагы. Уенга "Заманча җырлар"," Татар халык җырлары"," С .Фәтхетдиновның репертуарыннан җырлар"," Әниләр турында җырлар"," Р. Миңнуллин сүзләренә җырлар " , «Агач исемнәре кергән җырлар”кебек  төрле категорияләр сайлап алынды.Чарада катнашучылар күңелле итеп көйләрне таныдылар  һәм яраткан җырларын җырладылар. Елмаюлар, яхшы кәеф катнашучыларны ташламады, ә җиңүчеләр призлар белән бүләкләнде.Чара «Туган тел»җырын җырлау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International