Бәйрәм белән! Социаль хезмәткәр көне белән!

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Хөрмәтле Саба районы социаль өлкәсе хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Социаль хезмәткәр көне белән котлыйбыз!

Халыкны социаль яклау-теләсә кайсы дәрәҗәдәге хакимият эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Нәкъ менә сезгә зур җаваплылык йөкләнгән – дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Ә социаль хезмәткәр-иң кирәкле, гуманлы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.

Безнең районның социаль яклау системасында ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ һәркемгә ярдәм итүче белгечләр эшләвен билгеләп үтү күңелле. Сезнең кайгыртуыгыз, кадерле социаль өлкә хезмәткәрләре, күп балалы гаиләләргә, яшүсмерләргә һәм балаларга, ветераннарга һәм пенсионерларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кирәк. Берәүләр сездән чын эшләр көтә, икенчеләре – гади кеше катнашуын, яхшы сүзләр, авыр минутларда борчылуны көтә.
Катлаулы хезмәтегез, риясызлыгыгыз һәм шәфкатьлегегез өчен рәхмәт сезгә. Сезнең тырышлыгыгыз сабалылар тарафыннан тиешенчә бәяләнсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм авыр, әмма шундый кирәкле һәм җаваплы эшегездә уңышлар телибез! Тынычлык, игелек һәм мәхәббәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International