«Сабантуй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнарга «Россиянең спорт мастеры" исеме бирелде

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

 31 майда Россия спорт министры Олег Матыцин «Россиянең спорт мастеры»  исемен бирү турындагы боерыкка кул куйды. «Сабантуй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортсменнарыбыз -  Садыйков Салават һәм Закиров Инсаф әлеге зур һәм дәрәҗәле исемгә лаек булдылар.  2014 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр егетләр  тренерлары Алексеев Юрий Владимирович  белән шөгыльләнәләр.  Алар дөньякүләм, Россия күләмендә уздырылган ярышларда уңышлы чыгыш ясап, яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.  Егетләрне әлеге зур исем алулары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спорт өлкәсендә Россия һәм Татарстан Республикасына җиңүләр алып килүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International