Яшәгән җиребез матур һәм чиста булсын

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

   Милли бәйрәмебез Сабантуйлары якынлаша. Район үзәге Байлар Сабасы бистәсе җәйнең яме булган чәчәкләрдән балкып тора. Ерак төбәкләрдән кайтучы туганнарыбыз, дус-ишләребез, гомумән, районыбыз кунаклары һәр тарафта матурлык һәм чисталык күрергә гадәтләнгән. Әлеге марканы быел да төшермичә, сездән, шәхси ярдәмче хуҗалыклардан, үзегезнең капка төбендә озын булып үсеп утыручы үләннәрне 11нче июньгә кадәр чабуыгызны сорыйбыз. Үләне вакытында чабылган, чәчәкләре аллы-гөлле булып балкып утырган территориядә яшәү үзебезгә дә күңелле, башкаларга да карап хозурланырга менә дигән матурлык һәм үрнәк булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International