Европа чемпионатының командалар ярышында Зилә Батыршина 3 нче урынны яулады

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Европа чемпионатында Зилә Батыршина, Надежда Коновалова һәм Алинә Фазылҗанова хатын-кызлар арасында узган  командалар ярышында  өченче урынны яуладылар. Татарстан кызлары Чехия спортчыларын артта калдырып,  Россия җыелма командасына тагын бер бронза медаль алып килделәр. “Сабантуй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Зилә Батыршина өчен  бу инде әлеге ярышларда икенче бүләк, шәхси ярышта ул икенче урынны яулады  һәм Россия өчен олимпия лицензиясе алып килде.  Стендка ату буенча Европа чемпионаты 20 майдан 6 июньгә кадәр Хорватиядә дәвам итә.

Спортчыларны, тренерларны яуланган медальләр белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International